300дән артык язучы арасында 3 сценарий яза алырлыгы да юк – Рөстәм Сәрвәров
Акча бирелгән очракта да, "Аксу" студиясенең өр-яңа татарча мультфильм ясау мөмкинлеге юк. Төп кыенлык сценарийлар булмауда, дип белдерде "Аксу" продюсерлык үзәге җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.